Чит кеше кызны очрашуга чакырган һәм сылтама җибәргән
Казанның бер югары уку йортының чит ил студенткасы, чарага билетлар алырга тырышып, җинаятьчеләргә ярты миллион сум күчергән.
21 яшьлек кыз сүзләренчә, ул мессенджерларның берсендә бер егет белән танышкан. Бу кеше аны күрешергә чакырган һәм чарага килергә тәкъдим иткән. Ул билетларны мөстәкыйль сатып алырга вәгъдә иткән, әмма соңрак икенче билетны рәсмиләштергәндә проблемалар туды, дип хәбәр иткән. Егет кыздан үзенә билетны сатып алуын сораган һәм акчаны кире күчерәчәгенә ышандырган. Аннары ул сатып алуга сылтама җибәргән.
Сайтка күчкәч, зыян күрүче билет рәсмиләштергән. Әмма банкта күчерү «эшкәртү статусында» булган. Чит ил кызы техник ярдәм чатына проблема турында язган, анда аңа акчалар килеп җитмәгән һәм түләүне яңадан кабатларга кирәк, дип хәбәр иткәннәр. Кыз, аңа акчаны кире кайтаруны рәсмиләштерергә тәкъдим иткәнче, күп тапкыр күчерүләр башкарган. Кире кайтару өчен мошенниклар яңа сылтама җибәргәннәр.
Банк вәкилләре кызга шикле активлык турында хәбәр итүгә карамастан, ул чатта аралашуын дәвам итә һәм ярты миллион сумнан мәхрүм кала. Мессенджерда яңа танышы белән язышу юкка чыкканнан соң, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән.
«Горки» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлеше буенча «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгаттылар. Хәзер шикләнелүчеләрне эзләү бара, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ведомствода, җинаять корбаны булмас өчен, ят кешеләрдән килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк, дип искәрттеләр. Билгесез счетларга акча күчерергә ярамый.