В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш шәһәрдә өлкән вазифаи затлар катнашында киңәшмә уздырылуы белән бәйле
Марат Мөгыйнов фотосы
18 апрель көнне 18:00 сәгатьтән 19 апрель көнне 21:00 сәгатькә кадәр юлның Һади Такташ урамында, Нурсолтан Назарбаев урамыннан алып Туфан Миңнуллин урамына кадәрге өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябылырга мөмкин.
Алдарак Казанның Ботаника урамында якынча бер айга транспорт хәрәкәтенең өлешчә чикләнәчәге хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге күренеш су белән тәэмин итә торган трасса төзелеше белән бәйле.