Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.01.2019, 11:47

Казанда Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның китаплары тәкъдим ителә

Китаплар узган ел прозаикның 90 еллыгына чыгарылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). 18 гыйнварда Казанда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның "Сызгыра торган уклар", "Свистящие стрелы", "Итиль-река течет" китапларын тәкъдир итү кичәсе узачак. Китаплар 2018 елда язучының тууына 90 ел тулу уңаеннан Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән.

Әдәби-музыкаль кичәдә язучылар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, Казан университеты студентлары, Нурихан Фәттахның туганнары һәм якыннары катнашачак. Кичәдә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Ерак тарихыбызга юл сызучы" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең матбугат хезмәте. Әдәби-музыкаль кичә 16.00 сәгатьтә башлана.

Белешмә

Нурихан Фәттахов 1928 елның 25 октябрендә туа. Прозаик ТР халык язучысы (1998), Халыкара биографик үзәгенең (Кембридж, Англия) "Ел кешесе" (1992) мактаулы исеменә лаек булган, Габдулла Тукай ис. ТР Дәүләт премиясе лауреаты (1994 ел).

Нурихан Фәттахның иҗади мирасы XX-XXI гасыр татар әдәбиятының һәм мәдәниятенең иң зур байлыгы булып тора. Язучы әсәрләре чит илләрдә дә киң популярлык казанды - алар рус, төрек, инглиз һәм уйгыр телләренә тәрҗемә ителгән.

Барлык яңалыклар