Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.11.2018, 17:15

Казанда яңа трамвайлар һәм электробус тәкъдим иттеләр

Яңа транспортны ТР Президенты, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, Казан Мэры һ.б бәяләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров яңа трамвайлар һәм KAMAZ-6282 электробусын бәяләделәр. Транспортны тәкъдим итү Елга порты тирәсендә үтте.

Чарада ТР Президенты Аппараты Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков һ.б. катнашты.

Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, яңа трамвайлар – өч секцияле. Бу “Уралтрансмаш” АҖнең беренче шундый трамвайлары. Казан трамвае рубин төсендә эшләнгән. Машина 170 кешегә адәр сыйдыра ала, шулай ук анарда утыру өчен 29 урын каралган.

Делегация “икенче буын” электробусларын карады. Алар бик тиз, ягъни 10-20 минутта зарядка җыюлары белән аерылып тора. Алар полупантограф ярдәмендә ультратиз зарядка станциясендә зарядка алачак. Өстәмә буларак борт заряд корылмасы да кулланыла. Бу “төнге зарядка” дип атала.

Электробус 85 кешегә исәпләнгән, анда 33 утыру урыны бар. Казанга тапшырылган бу үрнәк өченче троллейбус маршруты буенча Елга портыннан Академик Глушкога кадәр йөриячәк. Электробус ике-өч ай сыналачак, дип хәбәр ителә ТР Президенты сайтында.

Фоторепортаж
Яңа трамвайлар һәм электробус тәкъдим итү, 14.11.2018
Барлык яңалыклар