Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2021, 12:06

Казанда каклаган каз һәм казылык белән хәләл коры паек тәкъдим иттеләр

«Безнең Татарстан» җыелмасыннан барлык продуктлар республика районнарында җитештерелгән.

Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Казанда Татарстан җитештергән хәләл коры паеклар җыелмасын тәкъдир иттеләр. «Безнең Татарстан» җыелмасына керә торган барлык продуктлар республика районнары территориясендә җитештерелә һәм Казанда комплектлана.

Тәкъдим итү кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә узды. «Хәләл» индустрия милли ассоциациясе башкарма директоры Радик Гафуров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга хәләл туклану рационы җыелмасын һәм Россия җитештерүчеләренең аналогларын тәкъдим итте.

«Безнең Татарстан» паегы галеталар, томалап пешерелгән сыер итеннән консервалар, сыер ите белән карабодай боткасы, сыер ите белән дөге боткасы, бавыр паштетын, казылык, каклаган аз тозлы каз, бадәм чикләвеге, кипкән җиләк-җимеш, бал һәм йөзем, чәкчәк-чәк, чәйне үз эченә ала. Барлык бу продуктлар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты тарафыннан сертификацияләнгән. Коры паеканың гомуми энергетик кыйммәте 5920 ккал тәшкил итә һәм 5 айга яраклылык срогы бар. Тәэмин итүче сүзләренә караганда, бу азык-төлек җыелмасы балыкчылар, аучылар, шулай ук туристлык походлары белән мавыгучылар өчен файдалы булачак. Бүгенге көндә җитештерү куәте аена 30 мең коры паек җыярга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Безнең Татарстан» җыелма командасыннан тыш, 3 хәләл коры паек – «Бүре» (бер тапкыр), «Барс» (стандарт, тәүлеклек), «Батыр» (көчәйтелгән, тәүлеклек – 5000 ккал) паеклары тәкъдим ителде, алар Россиянең төрле төбәкләрендә җитештерелгән продуктлардан җыелган.

Барлык яңалыклар