Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2019, 18:59

Казанда «Хыял командасы» фильмын тәкъдир иттеләр

29-нчы августта Татарстан башкаласында төшерелгән картина киң прокатка чыгачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Алинә Бережная). Бүген Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында режиссерлар Филипп Абрютин һәм Максим Зыковның «Хыял командасы» фильмын алдан күрсәтү узды. Кинокартина 2017 елдан башлап Мәскәүдә һәм Казанда төшерелде, фильмда Роман Мадянов, Юрий Стоянов, Таһир Метшин, Владимир Сычев, Анна Чурина, Сергей Качанов һәм башкалар уйнады.

Режиссерларның берсе Филипп Абрютин сөйләвенчә, фильмда ике сюжет линиясе – берсе телевидение һәм самбо, икенчесе ат спорты белән бәйле. «Безнең өчен Мәскәүдә төшерү иң гадие булыр иде, әмма без ипподромның заманча, куәтле булуын теләдек, – дип сөйләде Ф.Абрютин. - Без Европада, Ростов-на-Донуда вариантлар эзләдек, әмма Ауропада иң яхшы ат спорты культурасы булган Казан ипподромына тулысынча гашыйк булдык».

Фильмнарны төшерүдә Татарстан атлары, аерым алганда, гарәп чабышкылары катнашты. Аларга да, актерларга кебек үк, кадрларга чыгар алдыннан грим ясадылар. «Безгә бер атның төсен үзгәртергә туры килде, без аны соры төскә буядык. Сюжет буенча бу ат «кыргый үрдәк» иде, аны сатарга теләделәр, - дип аңлатты режиссер Максим Зыков.

Ипподромнан тыш, картинага Казан һәм Татарстанның матур пейзажлары булган кадрлар да кергән. Режиссерлар әйтүенчә, алар фильм төшерүнең беренче көннәреннән үк шәһәргә гашыйк булганнар. «Казанның төп өстенлеге - аның урнашуында, бирегә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килеп җитүе бик җиңел. Ә тагын биредә гаҗәеп локацияләр бар: чүлне дә, диңгезне дә, хәтта үзәнне дә төшерергә була», – дип саный Ф.Абрютин. Экраннарда тамашачылар Казанны беренче тапкыр гына күрмәячәк – шәһәрдә «Елки», «Неотложка», «Голубка», «Сокровища О.К.», «Зөләйха күзләрен ача» кебек фильмнар төшерелгән иде.

Картинаның актерлар составы кызыклы. Төп рольләрнең берсен Таһир Метшин уйнады. Режиссерлар сүзләренә караганда, аларны аның язмыш үзе очраштырган. «Төп рольләрнең берсенә танылган актер планлаштырылган иде. Фильм төшерүгә әзерләнгәндә безгә дублер ролен башкарырга тиешле актерларны күрсәттеләр, һәм без геройга нык охшаш, көчле һәм ихтыярлы Таһирны күрдек», - дип искә ала Ф.Абрютин.

Бер мәйданчыкта Таһир Метшин танылган артистлар белән эшли, алар арасында Роман Мадянов, Юрий Стоянов, Владимир Сычев һәм башкалар бар. «Бу бик зур тәҗрибә булды – көненә 12-шәр сәгать төшердек. Миңа танылган актерлар белән эшләү бик уңайлы булды, алар минем өчен остазларым булдылар, мөгаен, шуңа да дулкынлану фильм төшерүнең беренче көненнән соң узды», - дип сөйләде Таһир Метшин.

Сюжет буенча, Таһир Метшин уйнаган Артурга Катя гашыйк – аның ролен яшь актриса Ксения Золотова башкарды. Яшьләр көндәш-жокейларны уйныйлар. «Мин кинога төшү вакытында олыгайган кебек булдым. Катя - миңа тулысынча капма-каршы образ. Башта ул салкын тоелырга мөмкин, әмма чынлыкта ул ярата белә, - дип сөйләде үзенең героинасы турында Ксения Золотова. - Мин профессиональ ат спорты белән шөгыльләнмим, шуңа күрә төшерү алдыннан бик күп шөгыльләндем».

Хыял, омтылышлар һәм гаилә кыйммәтләре турында дулкынландыргыч гаилә тарихын «Голос.Дети» тамашасы җиңүчесе Данил Плужников башкарган «Хыялың артыннан бар» җыры тагын да тулыландырды. «Җыр бик матур, тирән мәгънәле, үзгәртелмәде диярлек, ул минем бөтен күңелемә үтеп керде», – дип сөйләде Данил Плужников.

Алдан күрсәтелгәннән соң, тамашачылар актерлар белән аралаша һәм алар белән тәэсирләрен уртаклаша алдылар. «Бу бик матур фильм, мондый картиналар күптән экраннарга чыкмады - игелекле, сизгер, күңел биреп эшләнгән. Миңа калса, ул бөтен гаилә белән карау өчен идеаль булачак, - дип билгеләп үтте беренче тамашачыларның берсе Мария Акимова.

Кинокартина 29-нчы августта киң прокатка чыгачак.

Фоторепортаж
Казанда «Хыял командасы» фильмын тәкъдим иттеләр
Барлык яңалыклар