Күргәзмә ачылышында «Бу – без» Мәскәү комьюнити театры чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
Һәрбер рәсем – сәяхәтче герой эләгә торган елның 12 аеның берсе, фантастик дөнья. Эшләр акварель скетчинг техникасында башкарылган. Күргәзмәгә килүчеләргә әкияти сюжетларның гаҗәеп тарихлары турында уйланырга тәкъдим ителә.
Шулай ук вернисажда «Бу – без» Мәскәү комьюнити театры чыгыш ясаячак. Актерлар, шул исәптән Ася Беляева үзе дә, тамашачыларга «Бу без Казанда» импровизация-спектаклен күрсәтәчәк. Импровизацияләнгән этюдлар нигезенә килүчеләрнең тарихлары ятачак. «Без барыбыз да шушы туу могҗизасында катнашабыз, барыбыз да – аның иҗатчылары», – дип сөйләде А.Беляева.
Күргәзмә 18:00 сәгатьтә ачыла, керү бушлай. Күргәзмәне 25 нче октябрьгә кадәр билетлар буенча карарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте.