В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төрле һөнәр ияләре укучыларга булачак белгечлекне ничек сайлап алырга кирәклеге турында сөйләячәк.
Фото: Денис Гордийко
Сериянең төп геройлары төрле өлкә кешеләре – медицина, IT, медиа, бизнес, инженерлык эше, сәнәгать, фән һәм сәнгать өлкәләре вәкилләре. Һәр сериядә тамашачы шәхси хезмәт һәм уңыш тарихы белән танышачак, ә аны караганнан соң, үзләре өчен гадәти һөнәрләргә кагылышлы кайбер нәтиҗәләр ясаячак. Традицион күңел ачу сериалларыннан аермалы буларак, «Киләчәккә билет» яшьләргә гамәли файда китерү максатыннан төшерелгән.
«Укучыларга булачак һөнәр сайлауда ярдәм итәр өчен, без яшьләр белән бүгенге көндә иң популяр булган телдә – сериал телендә сөйләшергә булдык. Беренче сезонның геройлары – рухландыра, мавыгулары белән уртаклаша, профессиональ харизма кабыза ала торган кешеләр. Бер проектта шуның кадәр файда һәм үз эшенә битараф булмаган кешеләрне табу кыен», –дип шәрехләде «Киләчәккә билет» проекты җитәкчесе Иван Есин.
Сериалның беренче сезоны премьерасыннан соң өлкән сыйныф укучылары өчен