В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ростов музей-тыюлыгыннан килгән экспонатлар язучының катлаулы язмышы турында сөйләячәкләр.
Фото: ТР Милли музее
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Казанда 12-нче октябрьдә «Тын Дон» сәхифәләре» күргәзмәсе ачыла. Шолохов исемендәге Ростов музей-тыюлыгыннан китерелгән экспонатлар вакытлыча Горький һәм Шаляпин исемендәге музейда урнашачак. Экспозиция язучының һәм аның романының катлаулы язмышы турында сөйләячәк.
«Тын Дон» сәхифәләре» күргәзмәсендә Михаил Шолоховның һәм аның гаилә әгъзаларының мемориаль әйберләрен, төрле еллардагы фотосурәтләрен, кулъязмаларын, хатларын, документларын, казак көнкүреше предметларын, Дон җире өчен традицион әйберләрне күрергә мөмкин булачак.
Күргәзмә Казанга килгәнче Ульянда Гончаров исемендәге төбәк туган якны өйрәнү музеенда һәм Сарытауда Константин Федин музеенда булды. Казанда күргәзмә өчен Татарстанның иң борынгы әдәби музее очраклы сайланмаган. Горький һәм Шолохов язмышлары кисешә.
Күргәзмәне ачу 16:00 сәгатьтә планлаштырылган. Казанда ул 6-нчы декабрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.