Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.08.2019, 17:22

Казанда WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты медальләрен тәкъдим иттеләр

Аларда оештыручы-шәһәрнең татар милли символлары һәм архитектура объектлары сурәтләнгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы август, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45-нче дөнья чемпионаты медальләрен тәкъдим иттеләр. Презентация шәһәр кунакханәләренең берсендә узды.

Беренчелек өчен барлыгы 275 медаль, иң яхшы конкурсантлар өчен 80 медаль иң яхшы җыелма конкурсантлар өчен һәм 700-дән артык истәлекле медаль әзерләнде. Аларның дизайнының нигезен татар милли орнаментлары тәшкил итә. Моннан тыш, аларда Казанның истәлекле урыннары – заманча биналар белән янәшәдәге ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары сурәтләнгән. WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, мондый ансамбль республиканың, оештыручы-шәһәрнең тарихын, шулай ук бөтен илнең кунакчыллыгын күрсәтә.

«Медальләр Россиядә, цинк нигезендә эшләнгән махсус металл эретмәсеннән ясалган. Алтын, көмеш һәм бронза медальләргә гальваник өслек ябылган. Һәр медаль бүләк футляр белән тапшырыла», – дип сөйләде ул.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) берлеге генераль директоры урынбасары Карина Саликова аңлатканча, чемпионатта тагын ике төр истәлекле билге уйнатылачак: җыелма командалырның иң яхшы конкурсантлары өчен медальләр һәм профессиональлек өчен медальләр. «Җыелма командада бу илдә катнашучылар арасында максималь балл җыйган кеше иң яхшысы була. Профессиональлек өчен медальон призлы урын алмаган, әмма бәяләүнең 100-дән артык критерие буенча 700-дән артык балл җыйган кешеләргә бирелә», – дип сөйләде ул.

Барлык медальләрнең дизайны «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) берлеге һәм «Диалог-конверсия» берләшмәсе белән берлектә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе тарафыннан эшләнде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Эмиль Гобәйдуллин сөйләгәнчә, бүген Казанга 33 илдән 550 кунак килгән инде.

Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 Татарстан башкаласында 22-27-нче август көннәрендә узачак. Ярышларны үткәрүнең төп мәйданы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге булачак. «Казан Арена» стадионында узачак ачылыш һәм ябылу тантаналарына билетларны сайтта сатып алырга мөмкин.

Моннан тыш, шәһәр халкы һәм кунаклары өчен җәмәгать киңлекләрендә, паркларда һәм скверларда WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уздырылачак көннәргә бик бай программа әзерләнгән. Горки-Әмәт урманында, Горький исемендәге паркта, Түбән Кабан күленең яр буенда, шулай ук Бауман урамында килүчеләрне турыдан-туры элемтәләр, фуд-маркет, бию баттллары һәм винил пластинкаларда музыкаль микслар көтә.

Барлык яңалыклар