Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.06.2018, 12:06

Казанда “КАМАЗ” ААҖ чыгарган пилотсыз электробусын тәкъдим иттеләр

Автомобиль төзелеш өлкәсендәге яңалык белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин таныштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь). Пилотсыз электробус – автомобиль төзелеш өлкәсендәге яңа җайланманы бүген “КАМАЗ” ААҖ белгечләре тәкъдим иттеләр. Презентациядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.

"Киң адаптив транспорт логистикасы" ("ШАТЛ") автоном идарә прототипы мөмкинлекләрен кунакларга “Татнефт-Арена” боз сарае янындагы мәйданчыкта тәкъдим иттеләр. Электробусның өстенлекле мөмкинлекләре арасында эксплуатациядә югары нәтиҗәлелек, экологик булуы һәм тавышсыз хәрәкәт итә алуын атадылар.

Пилотсыз электробус каты капламы юллар өчен каралган. Пилотсыз транспорт хәрәкәт өчен цифрлы карталар, навигатор системалары һәм техник күрү органнары мәгълүматларын куллана.

Электробус тизлеге сәгатенә 110 километрга кадәр җитә ала, ә күргәзмә зонада сәгатенә 40 км тизлегендә йөри. Бүген "ШАТЛ" 650 метрны сәгатенә 15 км тизлегендә узды. Автомобиль объктларны таный, маршрутны билгели һәм тизлекне сайлый.

Беренчеләрдән булып пилотсыз электробуста Рөстәм Миңнеханов узды.

Йөреп узгач, ТР Президенты тәэсирләре белән уртаклашты: “Барысы да дөрес эшли. Электробусның мөмкинлекләре күп, әмма законнар әлегә аның кулланышын чикли. Шуңа да бүген бары демонстрацион рәвештә генә йөреп карадык. Автомобиль платформасы аны күп төрле проектларда куллану мөмкинлеген тәэмин итә, ул тавышсыз, бик йомшак. Искиткеч”.

“КАМАЗ” ААҖ чыгарган “ШАТЛ” – өр-яңа җайланма. Бүген “КАМАЗ-1221” – пилотсыз техникаларның уникаль моделҗләреннән берсе, аның өстендә “КАМАЗ” ААҖ белгечләре актив эш алып баралар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар