В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел дәвамында Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе 10 шундый корылма тапкан, шуларның 6-сы инде сүтелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль, Алена Мирошниченко). Казанда реклама конструкцияләрен законсыз урнаштыру мәсьәләсе хәл ителде дияргә була. Ел дәвамында Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе 10 шундый конструкцияне ачыклаган, аларның 6-сы инде сүтелгән, бер конструкциягә рөхсәт документлары рәсмиләштерелгән, 3 объект эштә. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә идарә башлыгы Әскәр Баһаветдинов хәбәр итте.
Ел дәвамында реклама конструкцияләрен урнаштыруга килешү шартларының үтәлешен контрольдә тоту үткәрелде. Нәтиҗәдә 243 таләп ачыкланган хокук бозуларны бетерүгә юнәлтелгән.
Идарә шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән дә эшли. Килә торган сораулар нигездә реклама конструкцияләрен урнаштыруга, аларның эчтәлегенә һәм тышкы кыяфәтенә кагыла. «Халык контроле» системасында мөрәҗәгатьләрнең төп темасы – тәүлекнең караңгы вакытында конструкциянең яктыртылмавы, электр энергиясе бирүнең һава ысулы, төзекләндерү.
Әмма А.Баһаутдинов сүзләренә караганда, транспорттагы реклама өлкәсендә проблемалар бар. Юллар буенда рекламалы яки реклама астындагы каркаслы машиналар күрергә мөмкин. «Машиналарның болай туктап торуы законга каршы гына түгел, хәрәкәттә катнашучыларга күзәтүне дә кыенлаштыра. Идарә башлангычы белән федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе һәм Казан буенча Эчке эшләр идарәсе белән хезмәттәшлек оештырылган. Ел дәвамында шәһәр урамнарыннан рекламалы 68 шундый автомобиль алынган, тагын 61 объект эштә кала», – дип хәбәр итте ул.
Кайбер милекчеләрнең рөхсәт вакыты чыкканнан соң элмә такталарын сүтмәвенә бәйле рәвештә, мондый белдерүләргә кабат ревизия ясау турында карар кабул ителде. 2014 елдан бу вәкаләтләр Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә тапшырылган. Әгәр милекченең тиешле рөхсәте булмаса, ә элмә такта демонтажланмаган булса, аны административ җаваплылыкка тарталар. Бүгенгә 1310 объект рөхсәте булуга тикшерелде. 250 законсыз конструкция ачыкланган. Эшне тәмамлау һәм материалларны бу квартал ахырына кадәр тапшыру планлаштырыла, дип ассызыклады Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы.
А.Баһаутдинов бүлекчәнең муниципаль хезмәтләрне актив рәвештә электрон рәвешкә күчерүен билгеләп үтте. Әйтик, инде хәзер үк эшкуарларга реклама конструкциясе урнаштыруга рөхсәт бирү, мондый рөхсәтне гамәлдән чыгару, рөхсәт документларына үзгәрешләр кертү мөмкин. Спикер сүзләренә караганда, хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү вакытлы һәм кирәкле булып чыккан. Алар артыннан ТР дәүләт хезмәтләре порталына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.