В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаилә парларына шәһәр Мэрыннан котлаулар ирештерделәр һәм аларның исемнәре Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенең Мактау китабына кертелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май, Ксения Швецова). Җиңү көне алдыннан “Казан ярминкәсе” үзәгендә традицион рәвештә “алтын туй” юбилярларын котладылар. Тантанада 50 ел иңгә-иң куеп яшәгән 9 гаилә катнашты – хезмәт ветераннары, шәһәр һәм республиканың мактаулы гражданнары.
Бергә 50 һәм 60 ел яшәгән гаиләләрне тәбрикләү традициясе Татарстан башкаласы 17 ел дәвам итә. Әлеге вакыйга 9 май алдыннан уздырыла, чөнки юбилярларның күбесе авыр сугыш еллары сынауларын үткән.
Алар арасында Җиһаншиннар гаиләсе – Дамил Дәүләт улы үткәндә концлагерьлар тоткыны, хәзер ТР ТКХ өлкәсенең атказанган эшчесе, ярты гасыр дәвамында “Водоканал” директоры булып эшләгән һәм Маргарита Ивановна, 40 елдан артык төзелеш көллияте директры булып эшләгән. Алар студент вакытларында танышкан – институтның бер төркемендә танышканнар. Гаилә бер ул һәм бер кыз үстергән, хәзер өч онык тәрбияләүдә катнаша.
Вәлиевлар гаиләсе тарихы авыл клубында бию вакытында танышудан башлана. Ире, майор дәрәҗәсендә Хәрби көчләр ветераны, ә хатыны, хезмәт ветераны, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале иясе. Гаиләдә ике бала үскән, хәзер алар ике онык тәрбияли.
“Алтын туйларын” шулай ук Хәбибуллиннар, Сафиннар, Софроновлар, Хәйбрахмановлар, Гузняевлар, Дәүләтгилдиевлар һәм Матасовлар гаиләләре билгеәп үтте. Һәр гаилә үз исемнәрен Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенең Мактау китабына язды, истәлекле бүләкләр алды һәм казан Мэры Илсур Метшин исеменнән котлаулар кабул итте һәм туй вальсы биеде.
Юбилярларны Казан шәһәр Думасы депутаты Рушания Бильгильдиева котлады. Ул аларга бәхет һәм озын гомер теләде һәм тагын 10 елдан соң да бирегә килеп, аларны тәбрикләргә шат булуын белдерде.
Юбилярлар өчен “Маленькая компания” хореография ансамбле чыгыш ясады.