Шәһәрнең мактаулы гражданына 85 яшь тулды.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Бүген Казанда тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Шәһәрнең мактаулы гражданинын, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреатын 85 яшьлек юбилее белән котладылар. Чара К(И)ФУның Император залында узды.
Республика җитәкчелеге исеменнән И.Таһировка ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул академикның фәнни һәм педагогик эшен генә түгел, аның сәяси эшчәнлеген дә югары бәяләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. «Без ике гасыр чигендә республиканы торгызу өчен күп эш башкарган шәхесне хөрмәтлибез, һәм ул бүген дә Татарстан һәм аның күпмилләтле халкы үсеше юлларын эзләүне дәвам итә», – диде парламент җитәкчесе һәм Индус Таһировка ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Казан Мэры Илсур Метшин исеменнән галимне Казан шәһәр Думасы депутаты Лилия Бакулина котлады. Ул Индус Ризак улына шәһәр башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, юбилярга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләде.
Нәтиҗәле эшчәнлек елларында Индус Ризакович туган республикабыз һәм Казан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул Дәүләт суверенитеты турында декларация проектын әзерләүдә һәм Конституцияне эшләүдә актив катнашты, Татарстан дәүләтчелеген торгызуга ярдәм итте. Индус Таһиров ярдәм иткән сәяси реформалар масштаблы үзгәрешләргә старт бирде.
Индус Ризак улы Казан дәүләт университетында аны 1963 елда тәмамлаганнан бирле эшләгән. 1994 елдан – Казан университеты каршындагы кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча махсуслаштырылган совет рәисе. Эш елларында өч доктор һәм 30 фән кандидаты әзерләгән. «Сез гомерегез буена Казан дәүләт университетына тугрылык саклап калып, бөтен дөньяда киң танылу алган әһәмиятле фәнни хезмәтләргә күп көч һәм энергия керттегез, сезнең игелекле эшегезне дәвам иткән һәм хуплаган талантлы галимнәрне тәрбияләдегез» – диелә Мэр котлавында.