Призерлар спорт учреждениеләренә абонементлар алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). 7-нче майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган җитез шахмат турниры (10 минут) узачак. Онлайн-ярышларда теләге булган һәркем катнаша ала.
Турнирда теркәлү өчен 6-нчы майга кадәр kazan_spartakiada@mail.ru адресына түбәндәге мәгълүматларны җибәрергә кирәк: ФИО, ник, телефон номеры һәм электрон почта адресы.
Турнир призерлары арасында Казан физик культура һәм спорт комитетының ведомство карамагындагы объектына (теләсә кайсы объектка) бару өчен абонемент рәвешендә призлар түбәндәгечә бүленәчәк: 1-нче урын - 3 айга, 2-нче урын - 2 айга, 3-нче урын - 1 айга.
Турнир 7-нче май 14.00 сәгатьтә түбәндәге сылтама буенча старт ала (пароль: 64), дип хәбәр итә комитет.