В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый исемнәр шәһәрнең Совет районындагы яңа төзелә торган урамнарга биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Казанның Совет районында Илдар Зарипов һәм Мөхәммәт Сабиров урамнары барлыкка киләчәк. Тиешле карар шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.
Россия Федерациясе халык рәссамы Илдар Касыйм улы Зарипов хөрмәтенә аталган яңа төзелә торган урам Әнәс Таҗетдинов һәм Архитектор Гайнетдинов урамнарын тоташтырачак.
Дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының беренче Премьер-министры Мөхәммәт Галләм улы Сабиров исемен йөртәчәк урам Константиновка бистәсендә урнашачак.