Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2018, 09:26

Казанда Разведчик Әхмәров урамы барлыкка киләчәк

Әлеге атама Казанның Совет районындагы “Арт Сити” торак комплексындагы яңа урамга бирелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Казанның Совет районындагы “Арт Сити” торак комплексындагы яңа урам атаклы разведчик-полковник, Казан Халык депутатлары советы депутаты (1920-1921 еллар) Исхак Абдулла улы Әхмәров исемен йөртәчәк.

Шәһәрнең урамнарының берсенә “улица Разведчика Ахмерова – Разведчик Әхмәров урамы” атамасы бирелү турында Башкарма комитетның 2018 елның 14 мартында кабул ителгән 959-нчы карарында сөйләнә.

Исхак Абдулла улы Әхмәров 1901 елның 7 апрелендә Оренбург губерниясенең Троицк шәһәрендә (хәзер Чиләбе өлкәсе) туа. Революциядән соң И.Әхмәров урта белем ала, Наркомпродта башта армияне тәэмин итү буенча губерния идарәсе җитәкчесе, аннан соң Татар республикасының Наркомпросын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе булып эшли.

1920 елда Казан шәһәр советы депутаты итеп сайлана. 1930 елдан И.Әхмәров куркынычсызлык органнарында, тышкы разведкада – башта Урта Азиядә, соңрак Төркиядә генераль консуллыкның секретаре вазыйфасында эшли. Ул вакытка инде яшь разведчик инглиз, француз һәм төрек телләрендә иркен сөйләшә.

1935 елда ул АКШка җибәрелә, анда И.Әхмәров Колумбия университетына укырга керә һәм Базаров яшерен разведкасы җитәкчесе урынбасары була, АКШта ул 12 ел совет яшерен резидентураны җитәкләп эшли.

Исхак Әхмәров шулай ук “Кар” (“Снег”) операциясенең инициаторы буларак билгеле. Әлеге операция Япония белән сугышны булдырмый калырга ярдәм итә.

1946 елда хатыны белән бергә ул Мәскәүгә кайтарылаю разведканың бүлекләренең берсендә җитәкче урынбасары булып эшли, эш буенча Европага яшерен сәфәрләр кыла.

Пенсиягә чыккач, 1955 елда Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының Югары мәктәбендә укыта, анда ул махсус дисциплина буенча инглиз телендә лекцияләр укый.

1976 елның 18 июлендә Мәскәүдә вафат була.

ВАтан каршындагы казанышлар өчен полковник И.Әхмәровка ике Кызыл Байрак ордены, "Мактау Билгесе" ордены һәм күп төрле медальләр бирелә.

Барлык яңалыклар