(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Идел буе районының "Южная поляна" торак комплексындагы яңа урам Генерал Ерин–Россия дәүләт эшлеклесе, Россия Федерациясе Герое - исемен йөртәчәк. Тиешле карарга Башкарма комитетта кул куелган.
Виктор Ерин – армия генералы, 1944 елда Казанда туган. Эчке эшлэр министрлыгында эшен 1964 елда вәкаләтле участковый буларак башлый. Татарстанның эчке эшләр министрлыгы органнарында оператив вәкаләтле хезмәткәреннән Татар АССР ЭЭМ Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесенә кадәр хезмәт юлы үтә.
Авыр җинаятьләрне тикшерүдә, куркыныч җинаять төркемнәрен фаш итүдә катнаша. 1992 елдан 1995 елга кадәр Россия Федерациясе эчке эшләр министры вазыйфасын үтәгән.
Россия Федерациясе Герое, Кызыл Йолдыз Ордены, медальләре, шулай ук Россия Федерациясе Президенты рәхмәте белән билгеләнгән.