В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Драматург исеме Киров районында яңа төзелә торган урамга бирелде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 25-нче ноябрь). Казанның Киров районында драматург Евгений Львович Шварц хөрмәтенә аталган урам барлыкка киләчәк. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
«Улица Евгения Шварца – Евгений Шварц урамы» исеме «Залесный Сити» торак комплексында яңа төзелә торган урамга бирелде.
Билгеләп үтәргә кирәк, язучы, драматург һәм сценарист Евгений Шварц Казанда туган. Быел аның тууына 125 ел.