В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авиатөзелеш районындагы яңа төзелә торган урамга шундый атама бирелде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Казанның Авиатөзелеш районында яңа урам барлыкка киләчәк. Аңа «Артековская – Артек урамы» атамасы биреләчәк.
Яңа урам Дәрвишләр бистәсе янындагы территориядә формалашачак.
Тиешле карар Казан муниципаль берәмлеге документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.