Быел 235 номерга исәпләнгән кунакханә төзелешен башларга планлаштыралар
Фото: Денис Гордийко
Кунакханә комплексы Казансу ярында барлыкка киләчәк. Объект төзелешен быел ук башлау планлаштырыла. Казан елгасына һәм парк зонасына панорама күренешләре булган кунакханәнең гомуми мәйданы 24 мең кв.м тәшкил итәчәк. Комплекс тугыз категорияле номер фондын үз эченә алачак. Яңа кунакханә районында яр буе линиясен төзекләндерәчәкләр. Анда йөрү өчен җиһазландырылган яр буе барлыкка киләчәк.
Девелопер Казанда беренче люкс класстагы кунакханәгә, шул исәптән Якын Көнчыгыш кунаклары өчен дә ихтыяҗ булыр дип өметләнә, дип яза «Интерфакс».