В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
21-нче февральдән Әмирхан проспекты буенча урнашкан «Таләп буенча» тукталыш пункты үзгәртеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). 21-нче февральдән башлап Казанда Фатыйх Әмирхан проспектындагы «Таләп буенча» тукталыш пункты «Россия Федерациясе Герое Алексей Козин урамы» исеменә үзгәртеләчәк.
Якын арада хәрәкәт составы маршрутлары (28а, 43, 54-нче номерлы автобуслар) һәм тукталыш пункты күрсәткечләренә үзгәрешләр кертеләчәк, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, Алексей Козин – Казанда туган, 1999 елда Төньяк-Кавказ төбәгендә контртеррористик операция үтәгәндә һәлак булган. Россия Герое Казанда җирләнгән. Ул яшәгән йортка 2001 елда мемориаль такта эленгән. Шәһәрнең Яңа Савин районындагы урамга аның исеме бирелде. Ә 2016 елдан ул укыган 7-нче номерлы гимназия Россия Герое А.В.Козин исемен йөртә.