Бу инициативаны Татарстан Президенты Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында хуплады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Казанда КДАТУ нигезендә агач архитектурасы өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү үзәге барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас объектларын саклау буенча коллегия утырышында билгеле булды. Коллегия "2018 елда мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау буенча Татарстан Республикасында үткәрелгән эш һәм 2019 елга бурычлар турында" темасына багышланган иде.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә агач йортларны саклау буенча эшләр алып барыла. "ТР Мәдәният министрлыгының һәйкәлләрне саклау төбәк җәмгыятендә тиешле эшләнмәләр булды, шул исәптән кайбер объектлар буенча проект-смета документлары килештерелде. Тармакның алга таба үсеше максатында КДАТУда түгәрәк өстәл узды. КДАТУ нигезендә агач халык архитектурасын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү үзәге төзү планлаштырыла", - дип хәбәр итте Иван Гущин.
Коллегия эшендә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне хуплады. "Әйе, мин мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы белән килешәм - безгә агач әзерләү буенча компетенцияләр үзәге булдырырга кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, бу КДАТУ, ресурс үзәкләре, төзелеш колледжлары, шулай ук кирәкле белгечләр әзерләүче башка структуралар кер ала торган тулы бер кластер булырга тиеш, биредә агач йортларны саклау һәм өйрәнү буенча эшләр өлешендә методикалар эшләнергә итеш.
Тулаем алганда, Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклау, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен реставрацияләү өлкәсендә күп эш башкарылган. Коллегия утырышында шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Мәдәният министрлыгының мәдәни мирасны дәүләт саклау департаменты директоры Роман Рыбало һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.