Анда спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр дә, профессиональ спортчылар да шөгыльләнә алачак.
Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль, Зилә Гайфи). Көздән Казан чикләренә кертеләчәк Татарстанның Лаеш районы җир участокларында чаңгы-биатлон комплексы төзеләчәк. База ел әйләнәсе эшләячәк, анда спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр дә, профессиональ спортчылар да шөгыльләнә алачак, дип планлаштырыла. Бүген «Татар-информ» агентлыгы матбугат конференциясендә төзелеш турында Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова, Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов һәм ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вәкилләре сөйләште.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 21-нче июльдә Казан чикләрен республиканың Лаеш районы Матюшино авыл җирлегенә таба киңәйтү турындагы канунга кул куйды. ТР Дәүләт Советына шундый инициатива белән Казан шәһәре Думасы депутатлары мөрәҗәгать итте. Казанга гомуми мәйданы 129,4 га булган алты җир участогы тапшырылачак. «Матюшино авыл җирлеге һәм Казан территорияләрендә халык алдында тыңлаулар үткәрелде. Халык тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хуплады», - дип сөйләде Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары. Закон 16-нчы ноябрьдә үз көченә керә. «Әлеге территориядә теркәлгән халык булмаса да, сайлау кампаниясен уздыру чорында федераль законнар таләпләре буенча муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртергә ярамый», - дип аңлатты Анастасия Латыйпова. «Чаңгы-биатлон комплексы төзелешеннән тыш, әлеге территория буенча башка планнар юк. Тиешле үзгәрешләр Казанның Генпланына закон үз көченә кергәннән соң кертеләчәк», - дип өстәде ул.
Альберт Салихов билгеләп үткәнчә, Казанда кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен заманча инфраструктура булдырылган, аерым алганда, яктыртылган 7 чаңгы трассасы эшләп килә. Шуңа да карамастан, базаны төзү ил Президенты куйган илкүләм бурыч кысаларында мөһим - 2030 елга Россия халкының 70%-ы системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнергә тиеш. «Чаңгы-биатлон комплексы төзелеше инде бара, ул һәвәскәрләргә дә, профессиональ спортчыларга да исәпләнәчәк. Төзелешнең беренче этабын кышкы сезон башланганчы тәмамлау планлаштырыла, икенче һәм өченче этаплар алдагы елларда гамәлгә ашырылачак», - дип сөйләде спорт комитеты башлыгы.
ТР Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вәкиле Евгений Шеболкин сүзләренчә, комплекс 2 бинаны үз эченә алачак, шул исәптән чаңгы прокаты, тайминг, вакс-кабиналар, конференц-заллар булган биналар эшләячәк. «Трассаның озынлыгы (1 әйләнә) 5 км тәшкил итәчәк, аның киңлеге кышкы чорда - 12 м, җәйге чорда - 6 м (роликларда шуу өчен асфальт өслек). Шулай ук әйләнеш эчендә 0,8-дән 3,750 м га кадәр зурлыктагы трасса формалашачак. Төзелешнең беренче этабында тулысынча яктырту барлыкка киләчәк, периметр буенча койма һәм видеокүзәтү системасы урнаштыру планлаштырыла», - дип билгеләде ул.
Федерациядә ассызыклауларынча, зур эш күләме турыдан-туры рельеф белән бәйле - ул халыкара таләпләргә туры килергә тиеш. Проект буенча 60 мең кубометр җир күчерергә һәм авышлыклар ясарга планлаштырыла - трассаның гомуми биеклеге 159 метр тәшкил итәчәк.
Альберт Салихов ассызыклаганча, бу шәһәрдә беренче чаңгы-биатлон трассасы булачак, анда тренерлар Россия җыелма командасы өчен резерв әзерли алачак.