В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый исем Совет районында урнашкан яшел зонага бирелде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Казанның Совет районындагы скверга «Д.М.Карбышев скверы» исеме бирелде. Яшел зона Даурия, Рихард Зорге һәм Карбышев урамнары чикләрендә урнашкан. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды.
Сквер исеме турында карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Топонимика буенча комиссиясе рекомендацияләреннән һәм микрорайонда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатеннән чыгып кабул ителде.
Дмитрий Карбышев – илебезнең иң зур галим-инженеры, генерал-лейтенант, Советлар Союзы Герое.