В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Павел Дацюк һәм Илья Вольфсон балаларга уен майкалары һәм Данис Зариповның хушлашу матчына билетлар бүләк иттеләр
Фото: Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсонның матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче август). Россия Хоккей йолдызы, ике тапкыр Стэнли Кубогын яулаучы Павел Дацюк һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Казанда «Стрела» балалар хоккей клубының тренировкасында булдылар. Алар балаларга уен майкалары һәм Данис Зариповның «Татнефть Арена»да узачак хушлашу матчына билетлар бүләк иттеләр.
«Стрела» Вольфсон инициативасы буенча Казан укучылары өчен 2010 елда төзелгән. Депутат яшь спортчылар командасы өстеннән шефлык итә. Команда составына үз талантларын тормышка ашырырга омтылган һәм зур спортка керергә теләгән, әмма моның өчен матди мөмкинлекләре булмаган малайларны сайлап алалар. Хәзер анда 21 кеше уйный, алар «Баско» аренасы бозында шөгыльләнә. Команда инде беренче җыеннар үткәрергә, күнегүләр һәм җайлашу процессын башларга өлгергән.
Павел Дацюк һәр хоккейчыга тренировка формасында һәм уртак фотоларда автограф калдырган. Командага мөрәҗәгать итеп, ул бозда бергә эшләүнең мөһимлеген ассызыклады: «Исегездә тотыгыз, мин җиңдем һәм мин гол керттем түгел, ә без! Сез команда».
Бу көздә «Стрела» яңа сезонга әзерләнә башлаячак – команда «Алтын алка» чемпионатында дебют ясарга планлаштыра, дип хәбәр иттеләр депутатның матбугат хезмәтендә.