В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сурәт 2 нче Хәрби шәһәрчектәге йорт фасадына төшерелгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
Дамир Исламов, Казан танк училищесын тәмамлаганнан соң, Көньяк федераль округы гаскәрләренә җибәрелә һәм махсус операциядә катнаша. «Аның идарәсендәге экипаж дошманның дүрт танкын юк иткән, ләкин һөҗүм барышында үзе дә утка тотылган. Экипажның барлык әгъзалары да һәлак булган. Дамирның батырлыгы РФ Кораллы Көчләренә контрһөҗүмгә күчәргә мөмкинлек биргән. РФ Президенты Указы белән Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелде», – дип аңлатты генерал-майор, Казан югары танк команда училищесы башлыгы Кирилл Кулаков.
Мурал урнаштыру урыны очраклы гына сайланмаган. Әлеге йорт герой укыган танк училищесыннан ерак түгел урнашкан. «Дамир Исламов намуслы курсант иде, - дип хатирәләре белән уртаклашты К.Кулаков. – Гадәттән тыш хәлдә ул үзенең иң яхшы сыйфатларын күрсәтте, ул – безнең танк училищесының горурлыгы».
Муралны Sly Dog кебек танылган Казан граффитчысы Азат Алиев ясаган. Рәсем нигезенә Дамир Исламовның портреты алынган. Рәссам сүзләренә караганда, ул аның батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәтергә тырышкан. «Дамир батырлыгы – тирә-юньдәгеләр өчен үрнәк», - дип билгеләп үтте Азат Алиев.
Россия Герое исемен мәңгеләштерү турындагы карар шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе тарафыннан Казан югары танк команда училищесы белән берлектә кабул ителгән. Эскизны ике атна элек эшли башлаганнар. 7 нче апрельдә рәссам тамга төшерү эшенә керешкән, ә бүген исә мурал тулысынча әзер булачак.
Моннан тыш, ай дәвамында Дамир Исламов истәлегенә ике бюст төзергә планлаштыралар – берсе Лениногорскида (аның әти-әнисе шунда яши), икенчесе –училище территориясендәге Геройлар Аллеясында, дип уртаклашты Кирилл Кулаков.