Россия триколоры фонында Казан Кремле сурәтләнгән.
Фото: Денис Гордийко
«Әлеге рәсем белән мин илебезгә катлаулы заманнарда теләктәшлек белдерергә, Россиянең көчле булуын халкында, бердәмлегендә һәм үзара берләшүдә күрсәтергә теләдем», – дип сөйләде Азат Алиев.
Рәсемне Казанның бер ишегалдындагы җылылык пункты фасадына ясарга тәкъдим ителгән. «Мондый корылмалар тарттырылган киндер ролен бик яхшы башкара, алар компактлы һәм кулай, һәр ишегалдында диярлек бар. Санаулы сәгатьләр эчендә гади генә бина ишегалды декорының үзенчәлекле элементына әйләнә ала. Тиздән бу модалы трендка әйләнәчәк», - дип билгеләп үтте Азат Алиев.
Граффити төшерү процессы гади һәм берничә сәгатьтә башкарыла. Алдан ясалган эскизны рәссам җылылык пункты фасадына күчергән, шуннан соң рәсемне буйый башлаган.
Граффитины ясарга Азат Алиевка рәссам Роман Левашов булыша. Аларга шулай ук Мәскәү районының 94 нче гимназиясенең алтынчы сыйныф укучысы Әмир Баһаветдинов та кушылган. «Граффити ясарга теләгем күптәннән бар иде, өстәвенә, бу гади рәсем генә түгел, ә зур мәгънәгә ия чын картина булачак», – дип билгеләп үтте укучы.
Рәссам Азат Алиев – танылган граффитилар авторы. Ул Совет районындагы «Чишмәле» скверы янындагы баскычта Валентин Серовның «Шәфталулар белән кыз», Ломжа урамындагы 10 катлы 4 нче йортның аркылы ягында «Бәхет», Бауман урамында «Мона Лиза», Хәйдәр Бигичев урамы буенча урнашкан 27 нче йорт фасадында Хәйдәр Бигичев портретын һ.б. картиналар ясаган.