Рәсем Җиңү көненә аның исеме белән аталган кадет интернат-мәктәбе бинасына ясалды.
Фото: Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май, Ксения Швецова). Казанда Советлар Союзы Герое, шәһәрнең мактаулы гражданины Борис Кузнецов сурәте төшерелгән граффити барлыкка килде. Рәсемне аның исеме белән аталган кадет интернат-мәктәбе бинасы диварына ясаганнар. Борис Кузнецов 4-нче номерлы мәктәпнең 6-нчы сыйныфын тәмамлаган, анда хәзер кадет мәктәбе интернаты урнашкан. Бина Катанов тыкрыгы, 1 адресы буенча урнашкан.
Уку йорты фасадында матур граффити булдыру идеясе кадетларныкы. «Укучылар, Борис Кириллович исеме бирелгән һәм каһарманга хөрмәт күрсәтү өчен, мәктәп бинасына граффити ясау инициативасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Егетләрне дә бик теләп хупладылар», – дип сөйләделәр KZN.RU порталына Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәтендә.
Граффити өстендә исемен ачарга теләмәгән танылган рәссам эшләде. Ул геройларның батырлыклары өчен рәхмәт белдерергә һәм алар турында хәтерне саклауга шәхси өлеш кертергә теләде. «Минем өчен Бөек Җиңү темасы бик күп нәрсәне аңлата, бу пиар өчен сәбәп түгел», – диде ул.
Граффити дүрт көн дәвамында булдырылды. Рәсемдә Борис Кузнецов телефон белән сурәтләнгән, чөнки сугыш елларында ул элемтәче булган һәм Днепрны кичкәндә батырлык кылган: 1943 елда, өзлексез дошман уты астында, кулдан ясалган салда ул, кабель сызыгын үткәрү һәм артиллерия батареясы белән алгы отрядның бәйләнешен билгеләү өчен, елганы кичкән. Озак сугышлар барышында элемтә линиясенең зарарлануын күп тапкырлар төзәткән, ике тапкыр яраланган, ләкин сафта калган.
Үзенең масштабы һәм төсе белән игътибарны җәлеп итә торган кадет мәктәбе бинасы фасадындагы сурәт шәһәр халкы өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына истәлекле бүләк булачак.
Исегезгә төшерәбез, Борис Киррилович Кузнецов 1925 елның 26-нчы декабрендә Казанда туган. Кызыл армиядә хезмәт итүне 1942 елдан, Бөек Ватан сугышы фронтларында - 1943 елның маеннан сержант буларак башлый. 1944 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый. Воронеж, Степной, 1 һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында 1943 елда Днепр өчен сугышта, Корсунь-Шевченков, Уманск-Ботошанск (1944 ел), Сандомир-Силезск, Берлин һәм Прага өчен (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1944 елның 22-нче февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Алга таба Б.Кузнецов разведка төркеме составында сугышкан.
1946 елдан Б.Кузнецов запаста була. Сугыштан соң ул республиканың халык хуҗалыгын торгызуда актив катнашкан: нефть сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткән, Әлмәттә, Бөгелмә һәм Чистайда икмәк комбинатлары, шулай ук кайбер социаль объектлар, шул исәптән Казанда цирк, кирпеч заводлары һәм башкаларны төзүдә катнашкан.
1966 елда Борис Кириллович сәламәтлек торышы буенча пенсиягә чыга, ләкин эшен дәвам итә һәм Югары партия мәктәбен тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында Борис Кириллович яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив катнаша, мәктәп укучылары, хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм хәрби училище курсантлары белән очрашулар үткәрә. Б.Кузнецов шулай ук ДОСААФ, РОСТО, ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, ТР ветераннар (пенсионерлар) советы, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы президиумнары әгъзасы, Россия хәрби-тарихи фәннәр академиясенең Татарстан бүлеге эшендә катнашты.
Б.Кузнецов Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, 26 медаль белән бүләкләнгән. Ул 1995, 1996, 1997, 2005, 2010 һәм 2015 елларда Мәскәүдә Җиңү парадларында катнашкан.
Борис Кузнецов узган елны 95 яшендә вафат булды. Исегезгә төшерәбез, Борис Кириллович Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Казанда һәйкәл ачылган элемтәче-сугышчының үрнәк образы булды.