Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.12.2024, 09:01

Казанда 11 яңа чагылдыручы җәяүлеләр кичүе барлыкка килде

Юлның куркыныч булырга мөмкин участоклары караңгыда «зебра»ны яктыртучы 22 җайланма белән җиһазландырылган

Быел Татарстан башкаласында 11 участокта 22 җайланма урнаштырылган, алар тәүлекнең караңгы вакытында «зебра» сурәтен чагылдыра. Мондый техника белән куркыныч булырга мөмкин юл участоклары һәм җәяүлеләр агымы югары булган урыннар җиһазландырылган, дип хәбәр иттеләр Казанның Транспорт комитетында.

Берьюлы дүрт проекторны Губкин урамындагы 40 нчы йорт янына, берсен Белинский урамындагы 5 нче йорт янына һәм С.Хәким урамындагы 46 нчы йорт тирәсенә (А.Козин урамы аша) урнаштырганнар. Түбәндәге участокларда икешәр җайланма барлыкка килде: Г.Тукай ур. – Сафьян ур.; Адоратский ур., 33; Гладилов ур. – Алафузов ур.; Г. Баруди ур., 18; Бондаренко ур., 33; А.Козин ур. (көньяк-көнбатыш почмагында); А.Козин урамы аша С.Хәким урамы буенча 42 нче йорт янында; Яруллин ур. аша Комсомол урамы буенча 2 нче йорт.

Хәзерге вакытта Казанда 29 күчү урыны хәрәкәтсез сурәтләр проекторлары белән җиһазландырылган. Алар юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә ярдәм итә. Караңгыда «зебра»ны яктыртучы җайланмалар ярдәмендә машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә юлдагы вәзгыятьне игътибар белән күзәтәләр. Техниканы «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» МКУ хезмәткәрләре урнаштыра.
Барлык яңалыклар