Приборлар инде 15 машинага урнаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
Ультрашәмәхәле рециркулятор нибары 100 грамм авырлыкта, USB кабеле аша тоташтырыла һәм сәгатенә 14 кубометрга кадәр һава эшкәртә ала, ул ике каты ультрашәмәхә нурланышы булган зарарсызландыру камерасы аша уза. Гаджетларны «Росэлектроника» дәүләт корпорациясенең «Ростех» холдингы тәкъдим итте.
Җитештерүче әйтүенчә, җайланмалар кеше өчен бөтенләй зарарсыз, шуңа күрә һәр пассажирны максималь саклауны тәэмин итү өчен өзлексез эшли алалар.
Октябрь ахырына холдинг 250 прибор куячак, ә ноябрьдә – 1000, алар миллионлы Россия шәһәрләре арасында бүленәчәк, шул исәптән чираттагы поставка Казанга да планлаштырылган. Ел ахырына кадәр җайланмалар Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Краснодар, Омск һәм башка шәһәрләрдә барлыкка киләчәк.