ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Волгоград урамында 100 агач һәм куаклык утыртты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Казанда агачлар утырту буенча чираттагы акцияне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре ТАССР төзелүгә 100 ел тулу истәлегенә багышлады. Яңа яшел аллея Волгоград урамында барлыкка килде.
Агачлар утырту эшендә министрлыкта эшләүче һәм инде лаеклы ялда булган элеккеге хезмәткәрләр дә катнашты. “Татарстанда агачлыклар әз, шуңа күрә мондый акцияләр кирәк, һәр яңа агач әһәмияткә ия”, - дип аңлатты үзенең акциядә катнашуын урман хуҗалыгы ветераны Людмила Веткасова.
100 агач һәм куак утыртылды: савыр (туя), кызыл миләш, кара миләш, балан һәм гөлҗимеш. Бу язда Татарстан территориясендә барлыгы 18,5 млн агач утыртылды, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.