Кичә Татарстан башкаласында һава +22,8 градуска кадәр җылынды.
Фото: Денис Гордийко
Синоптиклар фаразлавынча, 26 нчы апрель төнендә Казанда болытлы булачак, яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метрга кадәр тизлектә булачак, урыны белән – секундына 14 метрга кадәр. Һава температурасы +11 дән +13 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Көндез шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы булачак, кыска вакытлы яңгыр, яшен фаразлана. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан, секундына 8-13 метрга кадәр тизлектә булачак (урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк). Термометр баганалары +17-19 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.