В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
17 май көнне урыны белән кыскавакытлы яшенле яңгыр яварга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Иртәгә, 17 май көнне, Казанда кыскавакытлы яшенле яңгыр көтелә. Явым-төшем булуга карамастан, көндез һава +27 градуска кадәр җылыначак.
Төнлә яшенле яңгыр вакытында җилнең көче 15-20 м/с кадәр артырга мөмкин. Калган вакытта көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк, алмашынучан болытлы һава көтелә. Һава температурасы +11-13 градус тәшкил итәчәк.
Татарстан буенча төнлә +8-13 градус, көндез +23-28 градус көтелә. Урыны белән белән кыскавакытлы яңгыр, яшен булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында җилнең көче 15-20 м/с кадәр артырга мөмкин.