В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан буенча төнлә һәм иртән туфракта -2 градуска кадәр кырау булуы ихтимал.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Иртәгә, 13 нче сентябрьдә, Татарстанда урыны белән һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау көтелә, томан да булырга мөмкин. Мондый һава шартларын синоптиклар төнлә һәм иртән фаразлый.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, иртәгә Казанда аязучан болытлы һава көтелә, нигездә явым-төшемсез. Төнге температура +4 тән +6 градуска кадәр, түбән урыннарда +1 дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава +15-17 градуска кадәр җылыначак.
Чәршәмбе, 14 нче сентябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы һәм яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +4-9 градуска кадәр төшәчәк, көндез +13-18 градуска кадәр җылы булачак. Пәнҗешәмбе, 15 нче сентябрьдә, синоптиклар секундына 18 метрга кадәр көчле җил һәм яңгыр фаразлый. Төнлә +8-13 градуска кадәр булыр дип көтелә, көндез термометр баганалары +14-19 градуска кадәр күтәреләчәк.