В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
22-нче сентябрь көндез бераз яңгыр явачак.
Фото: Денис Гордийко
22-нче сентябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Синоптиклар көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлый, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр. Көндез бераз яңгыр явачак. Төнлә 5-7 градус җылы булачак, көндез – 13-15 градус.
Тулаем Татарстан буенча аерым районнарда яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын җил көтелә, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк, төнлә һава температурасы 0-дән +5 градуска кадәр, республиканың көнбатышында – +8 градуска кадәр, көндез +12дән +17 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.