В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10 апрельдә көчле җил көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). 10 апрельдә Казанда иртән һәм көндез җилле булачак – көньяк-көнбатыштан 15-18 м/с тизлек белән көчле җил исәчәк. Киләсе төнне һава температурасы +1-3 градус булачак, иртәгә көндез +15-17 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстан буенча бераз салкынрак булачак. Төнлә терекөмеш баганалары минус 2 градустан +3 градуска кадәр күрсәтәчәк, көндез уртача +10-15 градус көтелә. Көнбатыш районнарда 18 градуска кадәр җылыта. Иртән һәм көндез көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.