Бүген, 1-нче октябрьдә, төнлә һәм көндез бераз яңгыр яварга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Якындагы тәүлектә Татарстанда болытлы һава торышы саклана, Казанда һәм республиканың күпчелек районнарында урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр, 1-нче октябрь көндез – 17-22 метрга кадәр җитәчәк.
Бүген төнлә Татарстан буенча һава температурасы 4-9 градус, Казанда - 7-9 градус җылы булачак. Сишәмбе көнне көндез республикада һава 9-14 градуска кадәр, Казанда 11-13 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.