Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.03.2020, 14:13

Казанда Нокса елгасы аша яңа тимер-бетон күпер төзиячәкләр

Күпер төзү бәясе 102 млн сум тәшкил итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март, Алинә Бережная). Быел Казанда Нокса елгасы аша яңа тимер-бетон күпер төзеләчәк. Инженерлык корылмасы Салмачи һәм Вишневка торак массивларын, Идел буе һәм Вишневканы Казан белән тоташтыручы автомобиль юлларын тулысынча су басудан коткарырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Күпер төзелешен майда башларга планлаштыралар. Күпер төзү бәясе 102 млн сум тәшкил итәчәк.

«Салмачи бистәсе аша уза торган иске күпер - 20 ел гамәлдә булган проблема. Быел ул ниһаять хәл ителәчәк»,, - дип ассызыклады И.Метшин.

Привольный һәм Вишневканың торак массивлары шәһәрнең башка өлешләре белән дамба буйлап Нокса елгасы аша узучы бердәнбер юлны тоташтыра. Хәзер дамба авария хәлендә, су үткәрү торбалары җимерелгән диярлек, дип билгеләп үтте киңәшмәдә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов. Ел саен язгы ташу чорында су басу куркынычы янаган зонага Салмачи һәм Вишневка торак массивларындагы Камышлы, Әтнә, 1-нче Центральная, Питрәч, Григорьев, Яровая һәм башка урам йортлары эләгә.

Ф.Тимерханов хәбәр иткәнчә, бердәнбер юлны һәм торак массивларның бер өлешендә су басуны киметү өчен дамба ярларын ныгыту, су үткәрү торбаларын торгызу эшләре башкарыла, техникага кизү тору оештырыла.

Бөтен күпернең озынлыгы 35 метр, уемлы төзелешнең озынлыгы 28 метр, киңлеге 13 метр тәшкил итәчәк. Күпергә керү өлешләре, Камышлы һәм Жемчужная урамнары ягыннан кушылуларны исәпкә алып, 427 метр тәшкил итәчәк. Буеннан-буена тышкы яктырту челтәрләре төзеләчәк. Шулай ук асфальт-бетон өслекле күпердә 1,5 метр киңлектәге тротуарлар төзү каралган. Төзелеш тәмамланганнан соң, су үткәрү торбалары салынган дамба чистартылачак, Нокса елгасы җәеләчәк.

Төзелешнең заказчысы булып «Главтатдортранс» ДКУ тора, конкурс нигезендә подряд оешмасы итеп «ТР күперләре» ААҖ билгеләнгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.03.2020
Видеорепортаж
16.03.2020 11:35
Казанда язгы ташу чорына әзерлек башланды
Барлык яңалыклар