Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2023, 11:59

Казанда эрегән суларны чистарту системасы белән кар җыю өчен беренче мәйданчык төзелде

12 мең кв.м мәйданлы территория яңгыр канализациясе һәм яктырту белән җиһазландырылган

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы октябрь, Диләрә Гафурова). Кышкы сезонга Казанда Тэцевская урамында кар җыю өчен мәйданчык төзелә – ул шәһәрдә беренче шундый мәйданчык була. Шулай ук ныклап кар яву чорына шәһәрдә яңа кар эретү пункты һәм өстәмә кар эретү камерасы ачылачак. Аппарат киңәшмәсендә шәһәр Мэры Илсур Метшин карны утильләштерү өчен инфраструктураны үстерү проектын хуплаган ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренчә, Тэцевская урамындагы мәйданчык 12 мең кв.м биләп тора. Территориядә яктырту тоташтырылган һәм эрегән суларны чистарту системасы белән яңгыр канализациясе җиһазландырылган. Бу пунктка Казанның Авиатөзелеш, Киров һәм Мәскәү районнарыннан кар чыгару планлаштырыла. «Мәйданчык экологиягә һәм табигатькә зыян китермәс өчен барлык экологик катгый чаралар буенча әзерләнгән», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Карны эретү пунктларында да утильләштерәчәкләр. Бүгенге көндә 11 кабул итү камерасы белән җиде нокта әзерләнә һәм Порт урамында ике камералы пункт төзелеше тәмамлана. Өстәмә рәвештә Несмелов урамындагы пунктта тагын бер кабул итү камерасы төзеләчәк. Кар ява башлагач, ике объект та эшләтеп җибәреләчәк, дип ышандырды спикер. Бер камераның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 1500 кубометр тәшкил итә, ә булган камераларның гомуми җитештерүчәнлеге көненә – 6,5 мең тонна тирәсе.

Гадәттән тыш хәлләр очрагында район администрацияләре белән берлектә вакытлыча кар туплау өчен өстәмә тугыз урын оештыру планлаштырыла.

Игорь Куляжев искәрткәнчә, регламент буенча карны беренче чиратта үзәк магистральләрдән, җәмәгать транспорты тукталышларыннан, тротуарлардан һәм җәяүлеләр үтү урыннарыннан чыгаралар, ә аннары карны тулаем чыгару буенча эшләр башкарыла. Карның интенсивлыгына һәм юлларның категориясенә карап, аны уртача ике-җиде көн эчендә чыгаралар.

«Барлык әзерлек чаралары план буенча башкарыла, тулы кышкы сезон башлануга без начар һава торышына каршы торырга әзер булачакбыз», – дип йомгаклады докладчы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.10.2023
Видеорепортаж
09.10.2023 11:22
Казанда кыш башында яңа кар эретү пунктлары файдалануга тапшырылачак
Барлык яңалыклар