Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2024, 15:07

Казанда кар чыгару буенча рекорд куелган – якынча бер миллион тонна җыелган

Ун ел эчендә шәһәрдә чистартыла торган территорияләр мәйданы 13% ка арткан

Фото: Марат Мөгыйнов

Кыш башыннан Казан территориясеннән якынча бер миллион тонна кар чыгарылды, бу шәһәр өчен абсолют рекорд булды. 17 нче гыйнвардан башлап, «Буран» планы кертелгәч, юл эшчеләре 600 мең тонна җыйган. Бүгенге көндә барлык төп магистраль урамнар тулысынча диярлек кардан чистартылган, хәзер чистартуда икенчел урамнарга һәм квартал эчендәге юлларга басым ясала. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, гыйнвар аенда Казанда 83 мм кар яуган, шул исәптән 17-22 нче гыйнварда – 49 мм, ягъни айлык норманың 106% ы. Ә кар катламының биеклеге – 82 см, уртача күрсәткеч 50 см булырга тиеш.

«Без халык белән диалогта торабыз. Әлбәттә, эш юк дип әйтү дөрес булмас иде. Зур тырышлык куйдык. Титаник саннарны күрдек. Миллион тонна карны без Казан юлларыннан беркайчан да чыгарган булмады! Ә бит әле февраль һәм мартның яртысы алда, шуңа күрә эшләвебезне дәвам итәбез», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин бүген кар чистарту буенча штаб утырышында.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев төзекләндерү предприятиеләренә финанслар җитеп бетмәвенә игътибар итте. Гадәти кышкы көнне шәһәр бюджетыннан бөтен урам-юл челтәрен чистартуга 6,5 млн сум кирәк, әмма «Буран» планы буенча чыгымнар ярдәмче техниканы җәлеп итү аркасында 30 млн сумга кадәр арта. Хәзер тәүлегенә 1100 дән артык машина җәлеп ителгән, ә юлларда көн саен 750-770 эшче эшли. Шул ук вакытта зур габаритлы техника да, машина йөртүче-механизаторлар да җитми. Моннан тыш, шәһәрдә җыештырыла торган территория мәйданы 10 ел эчендә 13% ка, бер литр дизель ягулыгы бәясе 77% ка, ә механизаторларның хезмәт хакы 2 тапкырга диярлек арткан. Шул ук вакытта чистарту чыгымнарын финанслау 39% ка гына арткан.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Видеорепортаж
02.02.2024 14:21
Башкарма комитетта кар җыю буенча штаб узды
Барлык яңалыклар