Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2026, 09:29

Чисталык – әйләнә-тирәбезнең матурлыгы: Казанда кыштан соң 467 светофорны һәм 55 меңнән артык юл билгесен юалар

Хәзерге вакытта 55 светофор һәм 5,5 мең билге тәртипкә китерелгән

Денис Гордийко фотосы

Казанда транспорт инфраструктурасы эшләнмәләрен язгы юу эшләре башланды – бу елны 467 светофор һәм 55 меңнән артык юл билгесе тәртипкә китереләчәк. Хәзерге вакытта эшчеләр 55 светофорны һәм 5,5 меңгә якын билгене юган.

Чистарту эшләре белән көн саен ике-өч бригада шөгыльләнә. Хезмәткәрләр, светофорларны, юл билгеләрен чистарткыч матдәләр кулланмыйча, кул белән юа, дип хәбәр итә «Юл хәрәкәте белән автомат идарә итү системасы» муниципаль казна учреждениесе.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, юл билгеләре ерактан ук яхшы итеп күренеп торсын өчен аларны даими юып тору кирәк. Бу турыдан-туры юл хәрәкәте куркынычсызлыгына йогынты ясый һәм юл-транспорт һәлакәте куркынычын киметергә ярдәм итә. Тыгыз трафик шартларында пычрак яки начар күренә торган билгеләр авария хәлләренең сәбәбе булырга мөмкин.

Шәһәрдә яшәүчеләр дә әлеге эшкә кушыла ала – объектлар буенча мөрәҗәгатьләр түбәндәге телефон номеры аша кабул ителә: +7 (843) 562-44-09 («Юл хәрәкәте белән автомат идарә итү системасы» муниципаль казна учреждениесе). Диспетчер гаризаларны теркәгәннән соң, мәгълүматны бригадаларга тапшыра. Алар исә әлеге мәсьәләне тиз арада җайга сала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында 31 майга кадәр шәһәр территориясен чистарту һәм тәртипкә китерү буенча икеайлык башланды. Шәһәр күләмендә үткәрелә торган төп өмә 25 апрельгә билгеләнгән. Икеайлык вакытында шәһәр юллары, квартал эчендәге юллар, ишегаллары, парк һәм скверлар чүп-чардан арындырыла, хезмәткәрләр агачлар һәм куаклар утыртачак. Шулай ук контейнер мәйданчыклары, тукталыш урыннары, светофорлар, юл билгеләре, тышкы яктырту баганалары һәм башкалар тәртипкә китереләчәк.

Барлык яңалыклар