Беренчеләрен Лядской бакчасында, Бауман урамында һәм «Истанбул» скверында эшләтеп җибәрделәр.
Фото: Денис Гордийко
Консервация этаплап бара: эшчеләр фанераны алалар, конструкцияне чистарталар һәм буйыйлар, җиһазлар урнаштыралар һәм фонтаннарны эшләтеп җибәрәләр. Гадәттә, барлык эшләрне бер көндә башкаралар, әмма зур комплексларны әзерләү озаграк дәвам итәргә мөмкин.
Шәһәр балансында барлыгы 27 фонтан бар, шуларның 23 е эшли. Быел тагын 2 фонтан яңартылачак: Зорге урамындагы Дан скверында һәм Петров паркында. Соңгысында эшләр бу айда башланды, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.