Аларны ачу бүген башланды һәм этаплап узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). Бүген Казанда фонтаннарны эшләтә башладылар. Шәһәрдә инде аларның 12 се (Юдинодагы Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданда, «Бакалар», «Күгәрченнәр», Бауман урамындагы «Су Анасы», Лядской бакчасында, опера һәм балет театры янында, Ленин бакчасында, Г.Камал исемендәге театр янындагы мәйданда, Киров исемендәге бакчада, Миславский урамында, Совет мәйданында, шулай ук «Истанбул» скверында) эшли.
Казанда Тышкы төзекләндерү комитеты балансында барлыгы 28 фонтан бар, шуларның бу җәйдә 24 е эшләячәк. Көз көне фонтаннардан суны агыздылар, аларны чистарттылар һәм фанера белән каплап куйдылар. Хәзер белгечләр аларны ачу белән шөгыльләнә – фанераны алалар, чистарталар, кирәкле җирләрен буйыйлар, җиһазлар урнаштыралар һәм фонтаннарны кабызалар. Кагыйдә буларак, барлык эшләр дә бер көндә башкарыла, әмма зур комплексларны ачу озаграк дәвам итәргә мөмкин, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Традицион рәвештә шәһәр фонтаннарын этаплап кабызалар. Якындагы ял көннәрендә Дәрвишләр бистәсендәге Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда урнашкан фонтанны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Май ахырына таба Түбән Кабан күлендә зур «йөзмә» фонтан эшли башлаячак.