Фото: Денис Гордийко
Кар эреп беткәннән соң Казанда дезинсекция һәм дератизация чаралары үткәреләчәк. Белгечләр шәһәр паркларын һәм скверларын, шулай ук Кабан күлләренең яр буе зоналарын, Идел һәм Казансу елгалары яр буйларын эшкәртәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров башкарылачак эшләрнең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, эшкә ышанычлы подрядчыларны гына җәлеп итәргә кирәк.
«Язын шәһәрдә тәртип урнаштыру мөһим эшләрнең берсе булып тора. Бу чүп-чарны җыю гына түгел, ә территорияләрне кимерүчеләрдән эшкәртү, җәмәгать урыннарында дератизация чаралары үткәрү. Административ-техник инспекция идарәсеннән, торак-коммуналь хуҗалык комитетыннан әлеге эшләрне аерым контрольгә алуын һәм аларны мөмкин кадәр тизрәк оештыруын, ә район башлыкларыннан уздырылачак чараларны тикшерүен, эш нәтиҗәләре буенча кире элемтә бирүен сорыйм. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һәм идарәче компанияләрдә нинди коммерциячел структуралар эшләвен белү мөһим: нәтиҗәле эшли торган оешмалар белән генә килешүләр төзелергә тиеш. Ике атна дәвамында дератизация үткәрү нәтиҗәләре буенча кимерүчеләрнең саны кайсы территорияләрдә күбрәк булуын ачыкларга кирәк», – дип билгеләде Рөстәм Гафаров.
Территорияләрне эшкәртү кар эрегәннән соң башланачак. Төп чараларга дератизация (кимерүчеләргә каршы көрәш), акарицид белән эшкәртү (талпаннарга каршы матдә) һәм сулыкларда ларвицид препараты белән эшкәртү чаралары керә. Барлык препаратлар да сертификация үткән. Кимерүчеләрдән һәм талпаннардан җәмәгать урыннарын эшкәртүгә 15 млн сум бүлеп бирелгән, бу узган сезон белән чагыштырганда 28% ка күбрәк.
Эшкәртү зонасына парклар һәм скверлар, «Аккош» урманы, Горки-Әмәт урманы, «Имәнлек» паркы, Кабан күлләренең яр буе зоналары, Идел һәм Казансу елгалары яр буйлары керәчәк. Шулай ук торак массивларын, зиратларны һәм кунакчыллык зоналарын эшкәртү планлаштырыла. Бу максатларга 16,7 млн сум күләмендә өстәмә финанслау соралган.
Кышның озакка сузылуы аркасында чараларны көчәйтү кирәклеге барлыкка килде, чөнки кар катламының югары булуы корткычларның үрчүе өчен уңай шартлар тудырган. Узган ел статистикасы буенча, Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк белән авыручылар саны 9% ка арткан, ә талпан тешләве аркасында мөрәҗәгать итүчеләр саны 6% ка арткан.