Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2019, 11:53

Казанда реконструкциядән соң «Сәйдәш» мәдәни үзәге ачылды

Объектта башкарылган эшләр - омтылырга кирәк булган стандарт, дип билгеләп үтте ТР Президенты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда масштаблы реконструкциядән соң «Сәйдәш» мәдәни үзәге ачылды (Ершов ур., 57а). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов объектта үткәрелгән капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, «Сәйдәш» мәдәни үзәге (2000 елга кадәр Төзүчеләр мәдәният йорты исемен йөртте) 1971 елда төзелгән. Узган ел ахырында Казанның мәдәни учреждениеләрен модернизацияләү программасы кысаларында 50 елга якын тарихы булган өч катлы бинаны капиталь ремонтлау башланды.

Реконструкция барышында бинаның диварларын һәм түшәмәләрен ныгыттылар, инженер системаларын алыштырдылар, төтен суырту, янгын сүндерү системалары буенча эшләр башкарылды. Мәдәни үзәкне реконструкцияләү проекты өстендә эшләгән архитекторлар бинаның төп концепциясен саклап калырга, әмма аны күп функцияле һәм уңайлы итәргә тырыштылар. Аерым алганда, өч катта урнашкан барлык холларны да, анда төрле чаралар үткәрү өчен, изоляцияләнгән иттеләр. Чараларны эчке ишегалдында да үткәрергә була.

Элеккегечә, үзәкнең төп бизәкләренең берсе - матур витражлы тәрәзәләр, алар бинада үзенчәлекле атмосфера тудырып кына калмыйча, энергия нәтиҗәлелеген, яктылык һәм тавыш саклавын да тәэмин итә.

ТР Президенты вокал һәм хореография студияләрен, коворкингны, китапханәне, кафены, опера залын, 150 кешегә исәпләнгән күп функцияле залны, 500 урынга исәпләнгән концерт залын һәм башка бүлмәләрне карады. «Монда бөтен җирдә инновацияләр һәм иң алдынгы технологияләр кулланылган», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Мин реконструкциядән соң яхшы объект күрергә өметләндем, өметләрем артыгы белән акланды. Бүген күргәннәребез - без омтылырга тиешле стандарт», - дип бәяләде башкарылган эшләрне республика башлыгы.

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә 36 клуб оешмасы эшли, шул исәптән мәдәният һәм халык иҗаты коллективлары да. Биредә шулай ук «Пантера» камера балеты, «Фантазия» джаз-оркестры эшли, «Жизнелюб» шәһәр проектында катнашучылар белән дәресләр уза. Яңартылган киңлекләрне карау барышында республика Президенты мәдәни үзәк коллективлары иҗаты белән дә танышты. Алар Татарстан башлыгына мәдәни үзәкләрне реконструкцияләүнең моңарчы күрелмәгән программасы өчен рәхмәт белдерде.

Казанның мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт республиканың 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында бара. «Бу истәлекле датага без мәдәни эз, хәтер калдыра алсак иде», - диде Р.Миңнеханов. Шулай итеп, Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексына, «Мәскәү» мәдәни үзәгенә капиталь ремонт ясалды, Дәрвишләр бистәсендәге Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында, Юдинодагы Тимерьюлчылар мәдәният йортында, «Чулпан» мәдәни үзәгендә, Алафузов театрында эшләр алып барыла, дип аңлатты ТР Президенты.

«Бүген республика - илебезнең иң эре сәнәгать үзәге. Икътисади хәл безгә мондый зур бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу объектка ихтыяҗ һәрвакыт булды, әмма хәзер, яңа мөмкинлекләр һәм шартлар булганда, мәдәни үзәк тагын да күбрәк кешене үзенә җәлеп итәчәк», - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Римма Мөхәмәдшина һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казанда реконструкциядән соң «Сәйдәш» мәдәни үзәге ачылды
Видеорепортаж
19.12.2019 10:55
Казанда реконструкциядән соң «Сәйдәш» мәдәни үзәге ачылды
Барлык яңалыклар