В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
иешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Казанда урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль паркингларның эш режимы үзгәрәчәк. Үзгәрешләр эпидемиологик вәзгыять яхшырганнан соң, үзизоляция режимы тәмамлангач һәм барлык чикләү чаралары гамәлдән чыгарылганнан соң үз көченә керәчәк. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды һәм бүген Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлары җыентыгында басылып чыкты.
Транспортны муниципаль парковкаларда урнаштырган өчен 07.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түләргә кирәк булачак. Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә парковкалар бушлай эшләячәк. Транспорт чарасын 15 минутка бушлай калдырып булачак. Исегезгә төшерәбез, шимбә һәм эш көннәрендә муниципаль парковкалар өчен түләүне гамәлдән чыгару - бу ярты елга бизнес үтенече буенча шәһәр хакимияте тарафыннан кабул ителгән вакытлы чара.
Документ нигезендә, паркингларның эш режимы агымдагы елның 20-нче апреленнән 18-нче октябренә кадәр вакытка үзгәрә. Әмма әлегә инфекциягә каршы көрәш буенча профилактик чаралар уздырыла, барлык муниципаль парковкалар бушлай эшли.