Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2023, 10:05

Казанда маршрут челтәрен оптимальләштергәннән соң трамвайларда пассажирлар агымы 17% ка артты

Үткәрелгән агымдагы ремонт энергия хуҗалыгы гаебе белән эш тукталган сәгатьләр санын 2021 ел белән чагыштырганда 30% ка киметергә мөмкинлек бирде.

Казанда Россиядәге иң озын 5 нче һәм 5а номерлы трамвайларның боҗралы маршруты участогына 7 нче һәм 3 нче номерлы яңа маршрутлар кертү аркасында әлеге транспорт төрендә пассажирлар агымы 2021 ел белән чагыштырганда 17% ка артты. Исегезгә төшерәбез, оптимальләштерү нәтиҗәсендә трамвай челтәре бер ярым тапкырга, ә маршрутлар саны өч тапкырга арткан.

Пассажирларны имин йөртү өчен узган ел 3000 гә якын шпал һәм 9 стрелкалы переводлар алыштырылды, 2700 дән артык юл тягалары урнаштырылды, «Бакчалар» борылыш әйләнәсендә, «Елга порты» әйләнәсендә, Соцгородтагы юлда капиталь ремонт ясалды. 2 нче маршрут буенча хәрәкәт ачылуга биш елдан артык файдаланылмаган юллар әзерләнде, шпалларны өлешчә алыштыру һәм юл тягаларын урнаштырылды, шулай ук 132 юлның 43 чакрымына агымдагы ремонт ясалды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә трамвай вагоннарының рельслардан чыгып китү очраклары саны 2021 ел белән чагыштырганда 64% ка кимегән.

Моннан тыш, узган ел трамвай линияләрендә 11,5 км контакт чыбык алыштырылды. Болар – Оренбург тракты (2,7 км), Сәлимҗанов (3,9 км), Зорге (0,8 км) урамнары һәм башка участоклар буенча. Предприятие көче белән бер тяга подстанциясе торгызылды – анда 2 турайткычлы агрегат алыштырылды, 4 кабель линиясен торгыздылар.

Үткәрелгән агымдагы ремонт энергия хуҗалыгы гаебе белән эш тукталган сәгатьләр санын 2021 ел белән чагыштырганда 30% ка киметергә мөмкинлек бирде.

Барлык яңалыклар

Казанда маршрут челтәрен оптимальләштергәннән соң трамвайларда пассажирлар агымы 17% ка артты

<p> Казанда Россиядәге иң озын 5 нче һәм 5а номерлы трамвайларның боҗралы маршруты участогына 7 нче һәм 3 нче номерлы яңа маршрутлар кертү аркасында әлеге транспорт төрендә пассажирлар агымы 2021 ел белән чагыштырганда 17% ка артты. Исегезгә төшерәбез, оптимальләштерү нәтиҗәсендә трамвай челтәре бер ярым тапкырга, ә маршрутлар саны өч тапкырга арткан. </p> <p> Пассажирларны имин йөртү өчен узган ел 3000 гә якын шпал һәм 9 стрелкалы переводлар алыштырылды, 2700 дән артык юл тягалары урнаштырылды, «Бакчалар» борылыш әйләнәсендә, «Елга порты» әйләнәсендә, Соцгородтагы юлда капиталь ремонт ясалды. 2 нче маршрут буенча хәрәкәт ачылуга биш елдан артык файдаланылмаган юллар әзерләнде, шпалларны өлешчә алыштыру һәм юл тягаларын урнаштырылды, шулай ук 132 юлның 43 чакрымына агымдагы ремонт ясалды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә трамвай вагоннарының рельслардан чыгып китү очраклары саны 2021 ел белән чагыштырганда 64% ка кимегән. </p> <p> Моннан тыш, узган ел трамвай линияләрендә 11,5 км контакт чыбык алыштырылды. Болар – Оренбург тракты (2,7 км), Сәлимҗанов (3,9 км), Зорге (0,8 км) урамнары һәм башка участоклар буенча. Предприятие көче белән бер тяга подстанциясе торгызылды – анда 2 турайткычлы агрегат алыштырылды, 4 кабель линиясен торгыздылар. </p> <p> Үткәрелгән агымдагы ремонт энергия хуҗалыгы гаебе белән эш тукталган сәгатьләр санын 2021 ел белән чагыштырганда 30% ка киметергә мөмкинлек бирде. </p>