Дәресләрнең бәясе, су асты юнәлешеннән кала, узган йөзү сезоны дәрәҗәсендә сакланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). Казанның «Оргсинтез» бассейны масштаблы реконструкциядән соң ачылды һәм эшкә кереште.
Ремонт барышында бассейнның зур касәсендә түшәм һәм дивар капламнары тулысынча алыштырылды, заманча яктырту системасы урнаштырылды, вентиляция, киптерү һәм кондиционерлау системасы, шулай ук кече ванналарны фильтрлау системасы яңартылды. Моннан тыш, биредә яңа авария системалары һәм элемтә системалары урнаштырылган.
Хәзер спорт объекты гадәти режимда эшли башлады. Бассейнда «Синтез» ватерпол клубы, абонемент төркемнәре, «Дельта» йөзү спорт мәктәбе, су астында йөзү секцияләре һәм спорт-сәламәтләндерү төркемнәре дәресләре уза. Дәресләрнең бәясе су астында йөзү юнщлешеннщн кала, узган йөзү сезоны дәрәҗәсендә сакланды, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Кече һәм зур бассейн касәләренең эш расписаниесен спорт объектының мәгълүмат стендында ачыкларга мөмкин: Ямашев пр., 7 яки телефоннар буенча: (843) 562-52-40, 562-52-71.