В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Метрополитен эшен көчәйтелгән режимда дәвам итә
Фото: Денис Гордийко
«Метроэлектротранс» МУП хәбәр иткәнчә, бүген төнлә эшчеләр 8 нче трамвай маршруты буенча юлларны чистарткан. Хәзер барлык җәмәгать электр транспорты расписание буенча йөри.
Моңа кадәр һава торышы начар булу сәбәпле җир өсте җәмәгать транспорты, шул исәптән электр транспорты хәрәкәте интервалы арткан иде, күчмә составның маршрутлардан техник төшүләре булды. Шулай ук электр транспортының контакт челтәре дә зыян күрде. Мәсәлән, 19 нчы гыйнвар иртәсендә шәһәр үзәгендә берничә троллейбус маршруты хәрәкәтен вакытлыча туктатты. Бу хәлне җәмәгать транспорты полосаларындагы машиналар һәм парковкалар тагын да катлауландырды.
Трамвай юлларын чистарту вакытында параллель автобус маршрутлары эше көчәйтелде, ә метрополитенда өстәмә составлар йөри башлады.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Буран» планы атна ахырына кадәр озайтылды. Кар яву нәтиҗәләрен бетерүгә юл һәм торак предприятиеләрнең барлык көчләре юнәлтелгән. 17-21 нче гыйнварда шәһәрдә 49 мм кар төште, яки айлык норманың (46 мм) 106% ы, ә гыйнвар аенда исә 73,2 мм явым-төшем булды, яки норманың 159% ы.